Если Вы зарегистрируетесь, сможете увидеть больше информации.

Join the forum, it's quick and easy

Если Вы зарегистрируетесь, сможете увидеть больше информации.
Вы хотите отреагировать на этот пост ? Создайте аккаунт всего в несколько кликов или войдите на форум.
Поиск
 
 

Результаты :
 


Rechercher Расширенный поиск

Последние темы
» Расскажите о себе
Тексты татарских песен EmptyСр 20 Июн 2012, 17:35 автор fleragatina

» Правила бубликации в приветствие форума
Тексты татарских песен EmptyЧт 24 Фев 2011, 05:03 автор Гульнара

» Разговорчики
Тексты татарских песен EmptyВс 28 Ноя 2010, 15:47 автор Гульнара

» Ваши предложения и пожелания
Тексты татарских песен EmptyСб 27 Ноя 2010, 04:48 автор Гульнара

» Тексты татарских песен
Тексты татарских песен EmptyСб 27 Ноя 2010, 02:04 автор Гульнара

» Обращаюсь ко всем пользователям форума!
Тексты татарских песен EmptyСр 24 Ноя 2010, 15:10 автор Гульнара

» Ваши личные страницы
Тексты татарских песен EmptyВт 26 Окт 2010, 02:57 автор Гульнара

» Визитные карточки участников форума
Тексты татарских песен EmptyСб 23 Окт 2010, 14:39 автор Anton

» Музыка
Тексты татарских песен EmptyПт 22 Окт 2010, 03:52 автор Гульнара

Праздники России
Наши друзья
Бураево.com, сайт Бураевского района
Сайт ведущих Анны и Гульнары

Тексты татарских песен

Перейти вниз

Тексты татарских песен Empty Тексты татарских песен

Сообщение автор Гульнара Сб 27 Ноя 2010, 02:04

Авыл көе.



1. Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таулар бар

Талфа яфрак, миндә сагыну,

Сездә ниндә хәлләр бар



Тау астында салкын чишмә

Агып төшә улакка;

Сагыныуымны әйтер идем,

Җил дә исми ул якка.



Алмалар өзәр идем лә,

Бауларга тезәр идем;

Янмаса бу йөрәккәем,

Сагынуга түзәр идем.



Салкын чишмә буйларында

Атлар эчерсәң идее;

Туган-үскән иллңдә

Гомер кичерсәң иде.



Керкәле таулар.

1. Керкәле авылы кайда-

Биек тау итәгендә.

Тауларын да сагынып кайтам,

Читләргә китәмен дә.



Керкәле таулары биек

Биек булса да минек.

Туган җирнең сөйгән ярның,

Дусларның кадерен белик.

Керкәленең чишмәләре

Ашыгып ага, челтерәп.

Челтерәп аксын чишмәләр

Илгә именлек теләп.



3. Керкәле күперен чыккач,

Уңга киткән юллар бар;

Сезнең күңелдә ниләр бар?-

Бездә сагыш, моңнар бар.



Пар алма.

Алларыма, килеп тезләндең син.

Кулларыңда иде пар алма.

Төшләремә кереп һәр көн шулай

Таң атуга китеп югалма.



Өзелепләр төште пар алмакай.

Ятимләнеп калды алмагач.

Өзелә бит инде үзәккәем

Ялгызлыктан давә булмагач.



Пар алмадай пар алмадай идек

Үз күзләрем тиде күрәсең

Пар алмадай бигрәк татлы булып.

Төшләремә килеп керәсең



Янга ява бара салкын көзләр

Бар төсләрне җиргә тигезләп

Төшләремдә күргән пар алманы

Бакчаларда йөрим мин эзләп.



Гармунчыга

Нигә син булмадың икән

Яшьлегем таңнарында

Икаү бергә менәр идеек

Мәхәббәт тауларына

Күңелем әрни,күңелем ярсый

Гармуныңны бер уйнат Але

Яшьлегемне моңнарга салып

Бер җырлап узйм әле



2.Син түгел башкалар килде

Зарыгып көткән чакта

Нигә син яшьнәмадең икән

Яшьлегем үткән чакта

3.Синең яшьлек үткәнчакта

Бер чәчәк булмаганмын

Әллә син бик ашыккансың

Әллә мин соңлаганмын



Әниемә

Тибрәтеп йөрәгең турендә

Иркалап үстердең син безне

Син буләк иттең бит гүмергә

Бу кояш,бу күкне, бу жирнее.

Син без дип, син без дип яшисең

Әнкәем, әнкаем

Гел сиңа җылы сүз сөйләем,

Әнкәем,әнкәем.

2.Син назлап җылыңны өлаштең

Сокландың без үсеп буй җиткәч

Талпынып озатып калганда

Күзләрең чыланды без киткәч

3.Үзебез әтиләр әнилар

Гомерләр ашыгып узыла

Тик минем йорәгем сызыла

Өзелә үзәгем озелә.



Язмыш микән

Язмыш микән безне очраштырд

Юлларыбыз килеп кисеште

Күзләребез меңнәр арасыннан

Бер берләрен табып күреште

Мин барлыгын син белмәдең

Син барлыгын мин белмәдем

Яратам дип син әйтмәден

Мин дә сиңа сөям димәдем

2.Үз юлыңнан кабат китеп бардың

Дәвам иттем мин дә юлымны

Саубуллашкан чакта тоялмадым

Тоялмадым синең җылыңны

3. Ә йөрәктә нидер торып калды

Сүнмәс очкын, янар ут микән

Очрашырга син дә теләмадең

Очрашырбыз микән, юк микән



Туй күлмәге.



1. Туй күлмәге ак ефәктәй,

Кызлар гүя аккошлар.

Аклык бит ул, сафлык бит ул,

Яусын әйдә алкышлар.



Туй күлмәге кигән кыздан

Көнләшеп тә үләрлек,

Туй күлмәге бер көнлекме?

Туй күлмәге гомерлек!



2. Ак күлмәкләр, ак теләкләр,

Туйда гомер-гомергә,

Туй күлмәге кигән кызның

Урыны булла гел түрдә.



3. Бәхет бит ул, шатлык бит ул,

Туй кулмәге киюе,

Иркәм диеп, ярым диеп,

Онытылып сөюе.



Аллага шөкер.



1. Бер максатсыз, гел заяга

Узмасын гомер,

Исәнмесез, яшибез без

Аллага шөкер.



2. Кайгы белән, шатлык белән,

Узар бу гомер.

Без бит бергә, шунсы шатлык,

Аллага шөкер.



3. Алла бирса, җырларбыз без,

Узганчы гомер.

Исәнмесез, җырлыйбыз без

Аллага шөкер.



Тамчылар.



1. Тамчыла тамчыга җыела,

Елгалар елгага кушыла,

Парлашып очучы кошларның

Канаты бәхете куш булла.



Гомернең асылын аңлагыз,

Яраткан ярларсыз калмагыз,

Бар дөнъя утында яныгыз

Ялгызлык утында янмагыз.



2. Чәчкәләр чәчкәгә үрелә,

Судагы балыклар да бергә,

Яраткан ишеңне табарга,

Яралган һәрбер җан бу җиргә,



3. Йөрәкләр йөрәккә кушыла

Күңелләр күңелне чакыра.

Яраткан ишеңне табарга,

Сайланма бәхетең хакына.



Моңнар кайтсын авылга.



1. Авыл киче. Тасмалардан

Әй,агыла ят моңнар.

Нинди моңсу,әллә инде

Телсез калган гармуннар.



Әйт, авылым, кайда соң моң

Моң кайда соң, әйт, урам

Аулак өйле һәм гармунлы

Яшьлегемне сагынам.



2. Авыл киче. Ник соң моңсу?

Күңелем буш. Ник шулай?

Өй түрендә тальян гармун

Моң сагынып зар елый.



3. Йөрәкләргә очкын салып

Гармунымда уйныймын.

Авылыма моңнар биреп

Урамнарны буйлыймын.





4. Авыл киче. Яшь йөрәкләр

Гармун моңга сусаган.

Сөю булып моңнар кайтсын

Авылыма яңадан.



Әйтмә син авыр сүз.

1. Беркайчан әйтмә син авыр сүз

Бик кыска әй кыска гүмерләр.

Син минем гүмерлек юлдашым

Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.



Әйтмә син авыр сүз, әйтмә түз.

Йөрәк бит болай да яралы.

Җырларны шаулатып җырлыйсы

Гөрләтеп яшисе бар әле.



2. Бик авыр минутлар булса да

Тап миңа шул вакыт җылы сүз.

Авыр сүз әйтәсең килсә дә

Әйтмә син сөеклем,мә түз.



3. Иртәсен кичен дә миңа син

Кызганма карашың җылысын

Шул чакта сөюем артуын

Йөрәгең белән син таярсың.





Су буенда учак яна.



1. Тып-тын калган төнге авыл,

Йоклый авыл, сүнгән уты.

Кайттым сиңа еллар узгач

Хәтер уйлый, керми йокы.



Су буенда учак яна

Кем кабызган ул учакны.

Төшсәм әгәр су буена

Табармын күк балачакны.



2. Тыныч сулап йоклый авыл

Йөрим төнге урамында.

Таныш сукмак, таныш кое

Утсыз да мин күрәм монда.



3. Хәтерләсәң, онытмасаң

Мин башканы өмет итмим.

Ялан тәпи урамыңда

Уйнап үскән балаң бит мин.



Бер генә минутка.



Бер генә минутка, барсын да оныт та,

Кил әле, кил әле яныма

Ягымлы карашың, кояштай карасын,

Сагыштан әрнегән җаныма.

Тик сине эзлим мин, тик сине сагынам

Бөтенләй югалтсам нишләрмен,

Кайларда йормәдем, сиңа тиң күрмәдем,

Гел сина талпынды хисләрем,

Син тере шатлыгым, тормышым маягы,

Йолдыз син күңелем түрендә,

Бик сонлап кайтсам да, кайчан да,кайчан да

Урының йөрәгем түрендә.



Гүмерләр зая үтмәсен.



1. Кояш җылысын тоймаса.

Ачылмый гөлләр

Айның да йолдызы барга

Яктырак төннәр



Беребез өчен беребез кирәк

Бергә барыбер җиңелерәк.

Дөньялары ничек кенә

Авыр булмасын.

Пар канатлары сынмасын

Гүмерләр зая узмасын

кәккүкләр парлыларга

Гүмер юрасын



2.Парсыз гына кошлар да бит

Оя коралар

Елга да бит ике ярсыз

елга булалмый



3. Алда әле, ада торсын

Бәхет шатлыгы

парлыларны көтеп торсын

Тигез картлыгы.



Иркәң буласым килә



Иркәң буласым килә

Бикәң буласым кила

Җилләреңә буйсынырлык

Җилкән буласым кила



Йә колың булыр идем,

Уң кулың булыр идем

Сагышлы моңлы сазыңның

Бер кылы булыр идем.



Иркәм дип дәшүләрен

Бикәм дип дәшүләрен,

Бер тутырып карамадың,

Әллә читләшүләрен.



Беренче мәхәббәт.



Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,

Хәтердә бормалы су юлы,

онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы





Ул мине утларда яндырды да

тилмертте аерылу газабы

Нигә соң чәчәктай саф сөюнең

Кавышу булмады азагы



Юлларда киртәләр очратсагыз,

Күңелегез булса да яралы,

Сез искә алыгыз яшьли сөйгән

Беренче яраткан ярларны.



Бәхет төне



1.Каеннары ай-һай ак икән

сөю белән тулы чак икән

Каеннардан якты нур тама



Бу бит бәхет төне,

Эзла бәхетеңне,

Юк йоклама егет,йоклама

2.Егет Яна кызга күз атып,

Сандугачлар кала озатып,

Йолдызлардан энҗе сибелә



Табышалар парлар

Кавышалар парлар

Юк бит бәгърем,

юк бит син генә



3.Бәхет төне үтеп китәрме

Безгә бәхет бүләк итәрме

Каеннардан сора каеннан



Куңелемнен күркен

Яулый алмас беркем

Исемнәрең каеп язылган



Әнкәем.



1. Әнкәемә, тормышымда

Соңгы җимеш, соңгы жимеш,

Күпме бала арасында,

Иң соңгысы., соңгы өмет.



Иң кадерлем, иң сөеклем,

Иң ягымлы әнкәем син.

Рәхмәтемне белдерергә,

Тагын ниләр әйтәем соң.



2. Куеныңда гына үстердең,

Гомрең буе аермадың,

Ай кояштан алган кебек,

Сүрелмәслек нурлар алдым.



3. Күзләреннең яктылыгы

Хәтерләтә аяз күкне.

Изгелекне, игелекне,

Алар миңа күпме бирде.





Кышкы чия



1. Күбәләкләп яуган ап-ак карлар.

Килеп куна битем очларыма.

Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,

Бөтереләм хисләр кочагында.



Әммә күрмим яуган карларны да,

Җитәкләшеп үткән парларны да,

Син бит миңа бүген:

« Сөям», - дидең.

« Кыш көнендә пешкән чиям», - дидең.



2. « Күкрәгемә кысып җылытырмын,

Чиям, – дидең, - сине өшетмәм».

Мондый татлы, назлы сүзләрне бит

Мин тик тәүге кабат ишетәм.



3. Күбәләкләп яуган ап-ак карлар.

Килеп куна битем очларыма.

Иреннәрдә баллы чия мәме,

Эрим кебек синең кочагыңда.





Син минем җанымның яртысы.



1. Син минем җанымның яртысы.

Яшисен йөрәгем түрендә.

Нур сибеп барасың юлыма.

Балкыйсың күңелем түрендә.



Мин сине гомерем буена

Ышыклап барырмын җилләрдән.

Өзелсә барасы юлларым,

Үрермен мин күпер гөлләрдән.



2. Без икәү аерылмас пар канат,

Бер кем дә кералмәс арага.

Хәсрәтне бүлербез икегә,

Чит ятлар тоз салса ярага.



3. Дөнья бу, бармый ул бертигез,

Шатлык бар тормышта, кайгы бар.

Ал кояш булып мин балкырмын

Күгеңне капласа болытлар.



Карлар ява



Ап ак карлар ап ак карлар

Тагын җиргә яудылар

Сиңа булган сәламемне

Кабат сиңа илтмиләр



Карлар ява тын гына

Күңелем сиңа ашкына

Очып очып очып очып

кил иркәм яннарыма.



Ап ак карлар каеннарны

Акка чорнап алдылар

Йөрәгемне ят матурлар

Урап ала алмыйлар.



Жилләр тынды юллар тынды

Минем күңелем зилзилә

Сөю көчле давыл икән

Чынлап сөйсәң сиздерә



Сөюемнең давылында

Армый очылсаң гына

Очып очып очып очып

Кил иркәм яннарыма.



Килен төшкәндә.



Ак күбеккә баткан юргалар

Кышкы юлдан ярсып чабалар.

Чак-чак кына аумый калалар

Салулаган чакта чананалар,

Арттан чаба бала-чагалар.



Мамык мендәрләргә төренеп,

Килен төшә бүген авылга.

Борынгыдан калган гәдәт ул –

Халык чыга каршы алырга,

Яшь кәләшне күреп калырга.



Җилкендереп япь-яшь кызларны,

Килен төша бүген бер өйгә.

Кайда калды шундый чагым, дип,

Авыр сулап куя әниләр,

Авыр сулап куя әбиләр.



Күптән инде ачып куйгандар

Килен төшкән өйнең капкасын.

Килен төшкән өйнең капкасын

Китәргә дип кире япмасын,

Кайгы җиле килеп какмасын.



Үпкәләсәң әйдә үпәлә.



Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар

Күңелләргә кергән моңы

Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар

Дөнья мәшәкате өй тулы.



Үпкәләсәң әйдә үпкәлә

Тик кайгылар белән түләмә

Соңлап кына килгән гәзиз яр

Күз яшьләрем булып кына кал



Алда әле безнең сөю таңы диеп

Өметләндермәче гүзәлем

Нигә кирәк инде соңлап килгән бәхет

Түзә алмас кебек йөрәгем



Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып

Ул сөюем сүнде атылды.

Өзгәләна үзәк тик бер генә теләк

Йә, ходай бирче сабырлык.



Идел буе каеннары.



Күпме карасам да карап туймыйм.

Идел буе каеннарына.

Алар җитәкләшеп яланаяк

Чыгар төсле идел буена.



Мин яратам сезне кардәшләрем

Хөрмәт иткән кебек яратам.

Шуңа сезгә багышланган

Йөрәк җырларымны яңгратам.



2. Каеннарның җилдә тирбәлүе

Рәхәт бирә минем күңелгә

Белмим, күпме туры киллер икән ул

Туган илем буйлап йөрергә.



Баганалы юлдан күз алмыйча

Моңуланып тора имәннәр

Үсмер имәннәрне иркәләргә

Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Гульнара
Гульнара
Admin

Сообщения : 86
Благодарности : 23
Дата регистрации : 2010-07-04
Возраст : 39
Откуда : Башкирия, с.Бураево

https://buraevotamada.forum2x2.ru/

Вернуться к началу Перейти вниз

Вернуться к началу


 
Права доступа к этому форуму:
Вы не можете отвечать на сообщения